Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия акциясе белән "Рубин" футбол клубы вәкиле – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән элемтәләр буенча директор Ринат Галимулла улы Булатов килде.
Социаль хезмәт алучылар белән очрашуда Ринат Галимуллович клубның соңгы яңалыклары, киләсе матчлар турында сөйләде, "Рубин" матчларына чакырды һәм интернатка компьютер белеме буенча шөгыльләнү өчен ике ноутбук, шулай ук "ФотоСтудия" түгәрәгенә фотоаппарат һәм футболчыларның автографлары белән иң мөһиме футбол тубын бүләк итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)