"Ак каен "балалар бакчасында пластик шешәләргә икенче гомер бүләк иттеләр

2019 елның 19 апреле, җомга

Буа шәһәренең "Ак каен" балалар бакчасында ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең уртак эшенең девизы: "Табигатьне пычратмаска, тормышны үз кулларың белән бизәргә!".
Безнең көннәрдә ел саен миллионнарча шешәләр, шулай ук төрле пластик савытлар җитештерелә һәм юкка чыгарыла. Ел саен калдыклар саны арта бара. Кеше өчен файда китерүдән тыш, шешә "экологик проблема" китереп чыгара.

 Без куллана торган күп шешәләрне кая куярга соң? Әйләнә-тирәлек пычрану проблемасын пластик шешәләрне икенчел файдалану юлы белән хәл итәргә мөмкин. Бераз фантазияләр, сабырлык, буш вакыт. "Ак каен" балар бакчасының "Умарталар" урта төркеме тәрбиячеләре ата-аналар белән берлектә төрле төрелмәдәге тормышларын озайту ысулын таптылар. Алар бу проблемага иҗади һәм хуҗалык ягыннан якын килделәр, пластик савытны куллануның күп алымнарын табып, аңа икенче тормыш бүләк итеп, дөньяны бераз чистарак итеп  булуын дәлиләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International