Кырларда кар эрергә өлгермәде, хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен башлап та җибәрделәр. “Ямбулат”та беренчеләрдән булып арпа һәм шикәр чөгендере чәчәргә керештеләр.
– Былтыр яңгыр аз булды, кышка туфрак коры керде. Булган дымны нәтиҗәле файдалану өчен чәчүне дә башларга булдык. Туфрактагы 7 градус җылылык моны эшләргә мөмкинлек бирә, – ди баш агроном Рәфис Зәйнетдинов, ашыгуларының сәбәбен аңлатып. Биредә күпьеллык үләннәрне тырмалауга һәм тукландыруга 13 апрельдә чыкканнар, чәчүне икенче көнне башлаганнар. Аны 600 гектарда үткәрәчәкләр. Язгы культуралар өстенә быел уҗымнар мәйданнарын кабат чәчү дә өстәлә әле. Көзге бодай 200 гектарга якын мәйданны били. Тагын шул корылык аркасында алар начар кышлаганнар, үсентеләр сирәк һәм зәгыйфь.
– Өстәмә эшләргә туры килсә дә, чәчүне кыска срокта һәм сыйфат белән башкару өчен техника һәм кадрлар җитә. Шулай ук чәчүлек материал һәм минераль ашламалар да. Орлык агуланган. Техникага килгәндә, быел бөртеклеләр һәм чөгендер өчен чәчкечләр, культиватор һәм трактор сатып алдык, – ди баш агроном. Агрегатларның барысын да орлык үткәргечнең тыгылуын күрсәтүче электрон датчиклар белән җиһазлаганнар.
– Бик җайлы. Элек бу вазифаны чәчүчеләр башкара иде. Хәзер алар кирәкми. Куркынычсызлык ягыннан да тыныч, – ди белгеч.
Әнә, кыр юлының ике ягында арпа чәчүче Альберт Шәрәфетдинов һәм Виктор Антонов чәчкечләренә бер-бер артлы орлык тутырдылар да туп-туры рәтләр “сызуларын” дәвам иттеләр. Кузгалганчы Альберттан бер-ике сүз алырга өлгердек.
– Хуҗалыкта ферма мөдире булып эшлим. Язгы чәчүдә трактор руле артына утырам. Әлегә барысы да әйбәт, вакытында керештек һәм тиз арада чәчеп бетерербез, дип ышанам, – ди ул.
Аларга орлык ташып торучы Александр Маденков та эш барышыннан һәм шартларыннан канәгать. Кайтыр юлда Александр Егоров белән Сергей Ермаковның чөгендер чәчкәннәрен карап киттек, эшләреннән аерырга базмадык. Рәфис Зәйнетдинов әйтүенчә, быел Александрның студент улы Алексейны да эшкә чакырып кайтарганнар. Ул арпа җирен катоклый. Культивацияләүдә Евгений Красков, Сергей Николаев һәм Дмитрий Федотов эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов:
– Агымдагы елда район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 63 мең гектардан күбрәк мәйданда язгы культураларны чәчү тора. Аның 8900 гектарын шикәр чөгендере тәшкил итә. Орлыкларны җир куенына салуда 108 агрегат, шул исәптән 20 чәчү комлексы эшләячәк. Техник мөмкинлекләр 100 процент әзерлек һәм эшне яхшы оештыру белән дым каплауны 6, чәчү алдыннан культивацияләүне – 8, бөртеклеләрне чәчүне – 10, шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчүне 9 көндә башкару мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыралар. Бу эш 18 апрельгә шул чагыштырмада 1741 һәм 934 гектарда башкарылды. “Ямбулат”та, “Дружба”да һәм “Авангард”та чәчүгә дә керештеләр. Шулай ук дым каплау өчен туфракны тырмалау да бара. Ул 10548 гектарда үткәрелде.
Планлаштырылган күләмдә ашламалар туплау юнәлешендә максатчан эш алып барыла. 17 апрельгә ул һәр гектарга 51,7 килограмм тәэсир итүчән маддә исәбеннән кайтарылды. Бу эш дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгелән план буенча кимендә 70 килограммга җиткерелергә тиеш.
Уҗымнарның торышына килгәндә, белгечләр тарафыннан даими тикшерүләр алып барыла. Көннәр суык тору аркасында әле барлык мәйданнар уянып җитмәгән. Шулай да 18 мең гектар мәйданның күп өлешендә кабат чәчү үткәрергә туры киләчәк.