Ел башыннан Татарстанда 3 мең 700 дән артык җир законнарын бозу ачыкланган

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 3 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3773 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларның күбесе (3738) – физик затлар. Шулай ук закон бозучылар арасында 33 юридик зат һәм 2 вазыйфаи зат бар. Тулаем алганда, 3712 җир законнарын бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 3 296 700 мең сум тәшкил итте.

Республикада җир хокук бозуларның иң киң таралган төре булып элеккечә җир кишәрлекләре, шул исәптән җир кишәрлекләрен Россия Федерациясе законы белән каралган җир кишәрлекләренә хокуклары булмаган затлар тарафыннан үз белдегеннән файдалану тора. Җир законнарын бозуның күбесе Казанда теркәлә.

Игътибарга
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен административ штраф гражданнар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта әгәр җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнсә, штраф күләме күрсәтелгән бәядән чыгып билгеләнә.

Килеп туган ситуациядә Татарстан Росреестры гражданнарга җир законнарын бозмаска, ә үз җир кишәрлеген дәүләт яки муниципаль милектә булган җир хисабына законлы ысул белән файдаланырга киңәш итә. Мондый мөмкинлек РФ Җир кодексы тарафыннан каралган. Моның өчен гражданга тиешле гариза белән җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, җир законнарын үтәү өлкәсендәге барлык сораулар буенча татарстанлылар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар (Казан, Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22).Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru  рәсми сайтында "Структура" "Территориаль идареләр" бүлегендә танышырга була. Агымдагы елның өч аенда Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан ике меңнән артык консультация бирелде (! ), дәүләт җир күзәтчелегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International