Бүген Казанда Республика авыл яшьләре форумы старт алды. Анда Буа районы яшьләре-Алексей Кубайкин, Ләйсән Хисаметдинова да катнаша.
Көн тәртибендә-яшьләрнең авыл җирлекләре үсешендә катнашуы. Авыл һәм авылларны үстерүгә җирле халыкны җәлеп итү форматы, авыл халкын иҗтимагый эшчәнлеккә тарту ысуллары турында фикер алышу, авылның социаль үсешендә яшь фермерларның ролен карау планлаштырыла.
Биредә авыл яшьләре үз проектларына чын ярдәм алачак: форумда яшьләр командаларын формалаштыру һәм өйрәтү планлаштырыла, һәм алар «авыл яшьләренең гражданлык-хокукый грамоталылыгын үстерү», «авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу», «һөнәри юнәлеш бирү һәм үзбилгеләнү», «авылда эшкуарлыкны үстерү», «гаилә социаль институтларын үстерү», «авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү» 6 номинация буенча үз проектларын тәкъдим итәчәкләр. Конкурс җиңүчеләре эксперт ярдәме белән генә түгел, ә 50дән 200 мең сумга кадәр грант алачак.
20 апрельдә республиканың Игенчеләр сараенда республика Хөкүмәте вице-премьеры, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашында форумның пленар утырышы узачак.