Бүген, 19 апрель көнне, гадәти булмаган язгы бәйрәм-Умырзая көне. Шул уңайдан, Буа шәһәренең Яшьләр паркында мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында экологик тәрбия буенча аңлы-уен программа - акция үткәрделәр.Чара кысаларында балалар сирәк чәчәкләрне саклауның мөһимлеге турында белделәр, "Умырзая" сценкасы актерлары булдылар һәм үз куллары белән тематик плакат ясадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)