19-21 апрель көннәрендә Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында 2 нче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Чемпионлык өчен ярышларда Татарстан Республикасының 7 командасы көч сынашты. Алар арасында Нурлат, Баулы, Тәтеш, Аксубай, Җәлил, Менделеевск, Буа.
Кичә мини-футбол комитеты җитәкчесе С. В. Рожков, "Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУ башлыгы Е. О. Илюшин, Татарстан Республикасының халык артисты Р. И. Садриев катнашында җиңүчеләр командаларын бүләкләү булды. Беренчелек нәтиҗәләре буенча 1 урынга Буа муниципаль районының "Батыр" командасы лаек булды, 2 урында - Менделеевск шәһәренең "Химик" командасы, 3 урында - Җәлил командасы. Шулай ук беренчелекнең иң яхшы уенчылары билгеләнде, Буа командасында Дамир Әһлуллин билгеләнде.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!