Гафурова Айгөл һәм Салаватова Алсу "Татарстанның нәни гүзәле-2019" конкурсының финалына чыктылар

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Казан шәһәренең " МЕГА" сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстанның нәни гүзәле-2019» XVIII Республика матурлык һәм талантлар конкурсының сайлап алу туры узды, анда бөтен республикадан 47 катнашучы, визитка һәм иҗади номер әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурста Буа муниципаль районыннан 1нче Буа балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гафурова Айгөл һәм Салаватова Алсу катнашты. Алар конкурсның финалына уңышлы узды һәм 18 майда Татар дәүләт филармониясендә узачак «Татарстан Мини Миссы-2019» титулы өчен көрәшергә мөмкинлек алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International