Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыкара Җир көне билгеләп үтелде

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыкара җир көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды. Бәйрәмдә социаль хезмәт алучылар бу көнне бөтен дөньяда ни өчен билгеләп үтүләрен белделәр, викторинада катнаштылар, үз куллары белән «Җир – безнең уртак йортыбыз, анда булган нәрсәләрне сакла!» исемле плакат ясадылар,аны матур чәчәкләр белән бизәделәр. Чара ахырында катнашучылар туган табигать һәм җир турында үзләренең яраткан җырларын башкардылар, олы уртак йортыбызга - Җиребезгә рәхмәт белдерделәр.

Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар әлеге чарадан бик канәгать һәм уңай эмоцияләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International