Буа яшүсмерләренә "Ышаныч телефоны" эше турында сөйләделәр.

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 5 нче социаль участокта Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара үткәрде.  Чараның төп максаты булып яшүсмерләргә түләүсез һәм авыр тормыш шартларында теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча аноним консультатив ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү торды.

Психолог Альбина Кәримова балаларга ышаныч телефоны эшчәнлеге турында сөйләде, "Син бер генә түгел - без бергә! " дигән темага әңгәмә үткәрде, "Кечләүгә юк!" дигән, балалар өчен ышаныч хезмәтенең телефон номеры күрсәтелгән белешмәлекләр таратты. Ул балаларга авыр минутларда аларга ярдәм күрсәтә һәм аларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрә ала торган ышаныч телефоны хезмәтенең мөһимлеген җиткерергә тырышты.

Чара ахырында «Преодоление» клубы волонтерлары белешмәлекләр белән уртаклашырга һәм аларны үз мәктәпләрендә таратырга теләк белдерделәр. Алар барысы 38 белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International