Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
«Россия Почтасы» ФДУП филиалы - «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе алдагы көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:
- 2019 елның 2-3 маенда график буенча 4-5 санында пенсия алучыларга (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2019 елның 7-8 маенда график буенча 9нда пенсия алучыларга (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
Башка көннәрдә-ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә
"Илтеп тапшыру хезмәте" АҖ агымдагы елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән график нигезендә китереп җиткерәчәк.
Пенсия һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсия түләү өчен акча күчерүнең билгеләнгән графигы нигезендә Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә Пенсия фонды идарәсе (районара) һәм кредит учреждениеләре арасында пенсия кайтарганда хезмәттәшлек тәртибе турында килешүләр нигезендә гамәлгә ашырылачак.