Бүген Казанда «ВолгаСтройЭкспо» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, аның кысаларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсын оештыруда актив эше өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты диплом белән бүләкләнде. Күргәзмә ачылышында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.
Смотр-конкурс 2004 елдан бирле төзелеш тармагы предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау эшен активлаштыру, җитештерү травматизмын профилактикалау һәм хезмәтне саклау торышын контрольдә тотуны көчәйтү максатларында үткәрелә.