Кош базарында: матур чебеш авыру тавыкка әверелмәсен

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Яз җитеп көннәр җылыну, яшел үлән тишелеп чыгу белән авыл халкына чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алу, үстерү мәшәкате дә өстәлә. Тик аларның токымын, томшыгын, аягын, башка билгеләрен генә тикшереп калмыйча, кош гриппы булмаган территориядән китерелүенә дә инанырга кирәк. Районда  әлеге авыру белән бәйле узган елгы күңелсез хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

Шәһәр кырыенда урнашкан терлек базарында кош-корт белән сату итүчеләр   товарының авыру түгеллегенә ышандыралар.

– Чебешләрне сатып алган кошчылык фабрикаларында аларның сәламәт булуын раслаучы документлар да бирәләр. Теләгән һәр кешегә тәкъдим итәргә әзербез. Кош-кортны алып кайтканнан соң яшәү урыны буенча ветеринария хезмәтчелегенә мөрәҗәгать итәбез. Алар асрау шартлары белән танышалар, кошларга визуаль карау үткәрәләр. Автомобильгә кадәр дезинфекциялибез, – ди Чуашстанның Яльчек районыннан килгән  Светлана Печкова. 

Сату мәйданчыгында тикшерү үткәрүче дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге хезмәткәрләре нәкъ менә автомобильнең дезинфекцияләнгәнлеген һәм кош-кортның имин территориядән чыкканлыгын һәм үзләренең сәламәтлеген раслаучы 1 номерлы ветеринария озатуы документы булуын таләп итәләр дә. Дәүләт ветеринария инспекторы Зөфәр Мәҗитов әйтүенчә, әлеге ветеринария таләпләре үтәлмәгәндә административ җаваплылык һәм базардан чыгару көтә. Белгеч ветеринария белешмәсе һәм сату рөхсәте белән тикшерүче органнар гына түгел, ә гади сатып алучылар да кызыксынсын иде, дигән теләктә. Бу шулай ук азыкка да кагыла.

  Теләсә кайдан, теләсә кемнән сатып алу аяныч тәмамланырга мөмкин. Моңа былтыргы мисал да җитә. Сак булу күп мәшәкатьтән коткарыр иде, – ди ул. Тагын сатучылар да, сатып алып асраучылар да кош гриппын булдырмау максатында профилактика чараларын үтәргә тиешләр. Беренчеләренең кош-кортны вакытлыча асрау урыннары  кыргый кошлар керә алмаслык итеп изоляцияләнергә тиеш. Шулай ук имин территориядән сатып алынган азыкны  да алардан сакларга кирәк. Бер партия кош-корт сатылып беткәннән соң җылылыкны үткәрү сәләте түбән булган  аслык алмаштырылырга, диварлары дезинфекцияләнергә тиеш. Шуңа да аларның моңа һәм юуга җиңел бирелүче материалдан эшләнгән булуы шарт. Вентиляция системасын булдыру да – төп таләпләрдән.

– Юлларда, базарларда, сату мәйданчыкларында даими контроль үткәрү белән беррәттән сатучыларның кошларны тоту шартларын да тикшереп торабыз, – ди Зөфәр Мәҗитов.  Гади халыкка киңәшләргә килгәндә, кош-кортны сатып алганнан соң аларны 10 көн карантинда тотарга, ягъни башка терлекләр белән контактка кертмәскә кирәк.  Үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр булганда кичекмәстән ветеринария хезмәтчелегенә хәбәр итү мөһим. Шулай ук  кошларны асрау урыннарын, савытларын ел саен дезинфекцияләргә дә кирәк. Бу кош гриппыннан гына түгел, башка авырулардан саклау өчен дә мөһим.

– Чебешләрнең яхшы үсүе чисталыктан да тора. Аслары коры, урыннары җылы булса, азык, су савытлары һәрвакыт юылып торса, алар авырмый үсәләр. Билгеле, дөрес ашатырга да кирәк. Сәламәт чебеш әллә кайдан күренеп тора – ул, боегып утырмый, ә “сикереп” тора, күзләре ачык, – ди  Светлана Печкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International