Иммунлаштыру атналыгы. Прививка ясатуга ничек карыйсыз?

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 24-30 апрельдә иммунлаштыру атналыгы үтә. Ел саен узучы әлеге чара иммунлашуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату өчен оештырыла. Прививкалар ярдәмендә Европада ел саен 3 миллионга кадәр кешене дифтерия, коклюш, кызамык, паротит, кызылча, столбняк кебек авырулардан  саклап калалар. Вакциналаштыруга  буалылар ничек карый?

Резедә Җәләлова, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы:

– Иммунлаштыру атнасы уңышлы бара. Кызамык, дифтерия, столбняк һәм башка чирләрдән прививка ясыйбыз. Кешеләр мондый авыруларның җитдилеген аңлыйлар, актив киләләр. Араларында баш тартучылар да бар билгеле. Андыйларны дәваханәгә чакыртабыз, аңлату эшләре алып барабыз.

Наилә Сөләйманова, күп балалы әни:

– Өч балама да прививканы вакытында ясатып барам.  Куркам, билгеләре сизелмәгән авырулар да бар бит. Менә үземә вакциналар  кадатырга вакыт таба алмыйм әле. Һичшиксез барырга кирәк.

Алия Хөсәенова, яшь әни:

- Мәҗбүри  календарь буенча ике балама да прививкаларны үз вакытында ясата барам. Зур шәһәрләрдә яшәүче иптәш кызларым ясатылган прививкалар турында мәгълүмат кенәгәсенең кулларында булуларын да әйтәләр. Балалар консультациясеннән сорап караячакмын. Ә менә гриппка каршы вакцинаны ясатканым юк. Бәлки,  кирәклеген аңлап бетермимдер.

Виктория Козлова, әни:

- Балам тугач, авырганга, прививкаларны ел артык ясата алмадык. Вакциналашмыйча бер айлыктан башлап республика дәваханәләрендә йөрергә туры килде. Шунда прививкасыз  килеш инфекция йоктырган бала әнисе белән таныштым. Вакциналарның мөһимлегенә шул вакыт тагын бер кат инандым.

Дания Ваһапова, Кайбыч авылы фельдшеры:

- Без иммунлаштыруның кирәклеген халыкка даими аңлатабыз. Вакциналарга ел ахырында ук заявка бирелә. Һәркемгә вакытында ясала.  Яшәүчеләр аңлап карый, дияр идем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International