Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу вакыт аралыгында бар җирдә коры үлән һәм чүп-чар ягу, шулай ук ачык утта (учакта, мангалда) азык әзерләү, торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары территорияләрендә, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урманнар белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 класс куркынычлы пиротехник әйберләр куллану тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәза катгыйлана – гражданнарга 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат рәсмиләштермичә алып баручыларга – 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200дән 400 мең сумга кадәр штраф салыначак.