27 апрельдән районда язгы ау сезоны старт алачак. Бу уңайдан законлы аулау, утлы коралны дөрес куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү өчен аучыларны узган атнада Ял үзәгенә җыйдылар.
Район аучылар җәмгыяте Алексей Николаев белдерүен-чә, ау рөхсәт ителгән 10 көндә көндезге 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр ауларга ярамый. Язгы ау чоры объект-ларына суда һәм урманда тереклек итүче киек кошлар – каз (ике данәдән артмаска тиеш), ата үрдәк керә.
– Корал белән дөрес эш итәргә кирәк. Мылтыкны ау урынына килеп җиткәч кенә тышлыгыннан алырга рөхсәт ителә. Кесәгездә һәрвакытта да корал йөртүгә һәм кош ауларга рөхсәт кәгазе һәм аучы билете булырга тиеш, – дип сөйләде районның баш аучысы.
Әлеге кагыйдәләр саклануны яисә башка хокук бозулар очракларын полицейскийлар катгый күзәтәчәк. Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Динарис Сәмәрханов белдерүенчә, районда 420 кешегә корал йөртү хокукы бирелгән.
– Мылтыклар махсус тимер сейфта саклансын. Сездән башка андагы коралны беркем дә ачып алырга тиеш түгел. Һәрбер патроны өчен җавап бирәсез, – дип ки-сәтте ул.
Соңыннан аучыларга корал йөртү срокларын озайтуны рәсмиләштерү, беренче тапкыр ау кәгазен алу тәр-типләре хакында сөйләделәр.