23 апрель көнне Буа шәһәренең лицей-интернаты базасында Иң яхшы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, районның гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларын һөнәри компетенцияләр белән идарә итү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «Заманча мәктәп укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера» дип аталган укытучылар фестивале узды. Фестиваль кысаларында грант алучы 13 укытучы югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь укытучылар һәм укытучылар белән һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән үз проектларын тормышка ашыру турында хисап бирделәр.
Фестивальдә мәгариф оешмаларының укыту эшләре буенча директор урынбасарлары районның методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм Буа муниципаль районы мәгариф идарәсенең методик хезмәте катнашты.


