25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы Туры Эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, чөнки аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
Соңгы үзгәрешләр кысаларында торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева тәфсилләбрәк сөйләячәк.
Шул ук вакытта һәр тамашачы да үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирының кайнар линия телефон номерын (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 җыярга гына кирәк .
Программаны 13:30дан 14:00гә кадәр карагыз, кабатлау 15:30 һәм 19:30; шимбә көннәрендә – 18:30; якшәмбе көннәрендә – 13:30.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Матбугат хезмәте» бүлегендә,"ВК" социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16) карый аласыз, шулай ук Татарстан Росреестры youtube каналында.