Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай чәчтараш һәм мунча хезмәтләре күрсәтеләчәк. Ветераннар 2019 елның 4 маеннан 9 маена кадәр чәчтараш хезмәтләрен «Комплект сервис+» чәчтарашханәсендә Буа шәһәре, Вахитов урмы, 54 йорт адресы буенча бушлай куллана алалар. Бушлай мунча хезмәте 4,5 май, шулай ук 11, 12 май көннәрендә Буа шәһәре, Арефьев урамы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан мунча комплексында күрсәтеләчәк.
Хезмәт күрсәтү өчен үзегез белән паспорт, СНИЛС, Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы булырга тиеш.