Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда җирле хакимият органнары вәкилләре җыелган иде.
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады. Үзенең чыгышында ул муниципаль хезмәткәрләргә районның икътисади һәм социаль үсеше, халыкның иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнүен билгеләп үтте, хезмәткәрләргә намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин катнашты.
Чакырылган кунаклар өчен фойеда күргәзмә оештырылды, анда Буа районы җирле үзидарә үсеше тарихы, закон документлары, җирле үзидарә органнарының төп этаплары һәм системалары белән таныштырдылар.
Чара барышында алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә районның җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә югары профессиональлек һәм компетентлык өчен бүләкләр тапшырылды.
Район үзешчәннәре башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары концерт номерлары белән кунакларны бүләк итте.