Сез Тукай шигырьләрен укыйсызмы?

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. “Бала теле Тукай теле белән ачыла” дип әйтә идек элек. Бу бүгенге гаджетлар заманында әле дә актуальме? Хәзерге буын газета укучылары Тукай шигырьләрен, әсәрләрен беләме? Балаларга әдипнең шигырьләрен укыйлармы?

Чулпан Вәлиуллова, “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Балаларга кече яшь төркеменнән әкиятләр укый, сөйли башлыйбыз. Тукайның “Су Анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”сен бигрәк яратып тыңлыйлар. Аларга  геройларның тапкыр булулары ошый. Шигырьләрне өйдә укучылар да шактый. Бу дәресләр вакытында күренә.

Ильяс Камалетдинов, Буа ветеринария студенты:

– Кечкенәдән “Туган тел” шигыре күңелемә кереп калган. Аны хәзер дә яттан сөйләп бирә алам. Кызганыч, башка шигырьләрен, әсәрләрен хәтерләмим. Минем яшьтәшләремнең күбесе шул танылган юлларны гына беләләр.

Алиса Васильева, әни:

– Балалар бакчасында йөрүче улым берсендә “Су Анасы” әкиятен сөйләргә куша. Кечкенә вакытымнан истә калганнарны искә төшереп сөйлим моңарга. Урыны- урыны белән дөрес түгел, дип туктата. Почта аша заказ биреп рус телендә китабын алдык. Шуннан Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән барлык әкият-шигырьләрен укый идем. Күрәсең,  ул Тукайны ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International