Арпаның өчтән бере чәчелде

2019 елның 26 апреле, җомга

Район хуҗалыкларында чәчү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул 25 апрельгә 11259 гектарда, ягъни барлык мәйданның 17 процентында башкарылган.

Арпа планлаштырылганның 36 процентында җир куенына салынган. Шулай ук борчак, язгы бодай, шикәр чөгендере, солы, бөртек өчен кукуруз һәм берьеллык үләннәр дә чәчелә. “Ямбулат” эшне аеруча оператив тота – биредә чәчү барлык мәйданның 97 процентында үткәрелгән инде. “АгроНур”да “экватор”ны узганнар, “Кыят”та аңа якынлашып киләләр. “Авангард”та чәчү эшләре иң күп мәйданда – 3188 гектарда үткәрелгән. Бу – тиешленең 38 процентын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International