90 миллион сумлык яңа юллар

2019 елның 26 апреле, җомга

Юллар темасы районның һәр яшәүчесенә кызык – кайда ремонтлана, кайда салына?  Быел районда һәм шәһәрдә 90 миллион сумлык юл ясау һәм аларны җиһазлау планга кертелгән. Конкрет кайда? Әлеге материалда шул сорауга җавап алырсыз.

Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Гөлнара Аксанова белдерүенчә, әлегә шәһәрнең Ефремов, Р. Люксембург һәм Космовский кебек үзәк урамнарына чокыр ремонты да җитә. Капиталь ремонтны шәһәрнең Нахимов, Кутузов, Суворов, Тукай, Нариманов, Некрасов һәм Шафранов урамнарында яшәүчеләр күптән көтте. Бу урамнардагы юлларның иске асфальт өслеге тулысынча алынып, яңасын җәячәкләр. Моңа муниципаль бюджетның юл фондыннан 22 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелә.

Калган барлык төзекләндерүләр республика казнасыннан финанслана. Иске асфальт өслеккә ком-таш түшәп тигезләп, өстенә яңа асфальт җәю эшләре Төньяк Коммуна һәм Б. Хмельницкий урамнары һәм Б. Хмельницкий тыкрыгында да барачак. Шулай ук мондый ремонт “Лидер” кибетеннән алып Боз сараена кадәр аралыктагы юлның 400әр метрлы ике участогында да башкарыла. Беррәттән ком-таш түшәлгән юллар саны да артачак. Шәһәрнең Тимер юл урамына тулысынча һәм Аксу авылына керү юлында 200 метр аралыкка ком-таш салына, ә Күшке мәктәбенә җитәрәк юлны бетоннан ясарга ниятлиләр.

– Без юлларны ясап бетерүгә тагын бер проблема килеп туа. Халык автомобильләрнең яңа юллардан зур тизлек белән  йөрүләреннән зарлана, ясалма тигезсезлек ясауны сорыйлар. Бу уңайдан йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: сезгә йөрергә уңайлы булсын өчен ясалган юллар бит алар, тигезсезлек ясатып үзегезгә ник киртә тудырасыз? Тиешле тизлек режимын саклап йөрергә ярамыймы? – ди Гөлнара Илдусовна.

Шуңадыр да ел саен юлларны ремонтлау белән бергә йөртүчеләрне  тәртипкә салу буенча да чаралар күрелә. Быел да “ятып торучы полицейскийларны” ремонтлау,  76 юл билгесе урнаштыру, 25 чакрым озынлыкта юлдагы сызыкларны яңарту планга кертелгән. Сызыкларның 10 чакрымы термопластик өслектән булачак. Төзүчеләр белдерүенчә, әлеге материал буяуга караганда күпкә чыдамлырак. Бу эш, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләре каршындагы юл участокларында башкарыла.

Юл ясау техникасы күпкатлы йортлар ишегалларына да керәчәк. “Ишегаллары территорияләрен ремонтлау” дәүләт программасы нигезендә барлыгы 13 күпкатлы йорт алды төзекләндерелә. Исемлектә – К. Зыятдинов урамының 2,  2 “А”,  9,  11, Парк тыкрыгының 3, Ефремов урамының 152 “А”, Яшьләр урамының 5, Шафранов урамының 20, 22, 24, Р. Люксембург урамының 151, 153, Космовский урамының 190 номерлы йортлары ишегаллары.

Шәһәр белән беррәттән авыллар да юлсызлыктан өлешчә котылачак – яшәүчеләрнең үзара салым акчасына дәүләт тә өсти, ремонтлау шул җыелган суммага башкарыла. Быел да, былтыргы кебек, авылларда җәмгысе 25 чакрым юл ясалыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International