Татарстан чемпионатыннан – икенче урын белән

2019 елның 26 апреле, җомга

Узган атна ахырында Мамадышта авыл районнарының ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Буалы волейболчылар, чираттагы мәртәбә осталыкларын раслап, аннан икенче урын белән кайттылар.

Алар финалга юлламаны Арчада үткән зона бәйгесендә өченче урын алып яуладылар. Анда ике зонадан барлыгы бишәр команда чыкты. Адав-Толымбайдан Эдуард Вәлиуллин, Илназ Шәкуров, Альберт Саттаров, Динар Фәррахиев, Рөстәм Абдуллаев, Фердинанд Мөхәммәтшин, Алексей Гречаный, Карлыдан Равис Ахунов һәм Буадан Фәнис Хәйретдинов өч көн барган бәйгедә бары ике уенда оттырдылар –  үз төркемнәрендә Арча һәм финалда  Саба командаларына. Чемпионатта өченче урынны Сарман волейболчылары яулады.

Команданың тренеры Марат Вәлиуллин әйтүенчә, буалылар хәзер “Авыл яшьләре” җәйге авыл уеннарына әзерләнәләр. Ул июль аенда Актанышта узачак. Чемпионатның зона ярышлары беррәттән аңа сайлап алу  буларак та оештырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International