“Киләчәккә омтылган Россия” темасына иң яхшы иншалар авторлары белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин: “Бездә гади эшче куллар гына түгел, эшче һөнәрләр буенча яхшы әзерлекле хезмәткәрләр җитми”, дигән иде. Булачак һөнәр сайлау – бик җитди адым, бигрәк тә яшьләр өчен.
Әмма мин балта остасы, слесарь, плитка җәяюче, эретеп ябыштыручы, электрчы булам, диючеләр, килешегез, бик сирәк очрый. Кызганычка каршы, эшче һөнәрләр почет пьедесталында булган вакытлар күптән узды.
Россиянең WorldSkills яшь профессионаллар халыкара чемпионатында катнашуы эшче һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрүгә зур адым булып тора. 16-22 яшьлек урта һөнәри белем алучы студентлар арасында оештырыучы әлеге бәйге масштабы ягыннан тиңләшерлек түгел.
Быел августта Казанда “Яшь профессионаллар” VII милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалы үтәчәк. Моңа бәйле рәвештә 5 номерлы гимназиядә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр оештырыла, укучыларга кайсы һөнәрләргә сорау зур булу турында сөйлибез. 9-11 сыйныфлар өчен сыйныф җитәкчеләре WorldSkills хәрәкәте турында нәрсә белүләре турында әңгәмә оештырдылар. Сигезенчеләр хәрәкәтнең килеп чыгышы, тарихы белән таныштылар, җиденчеләрне укучы Алия Даутова һөнәрләр белән таныштырды. Бишенче сыйныфларда чемпионатны тәкъдир итү, викториналар оештырылды. Башлангычлар шәһәрдәге ресурслар үзәгендә эшче һөнәрләр белән таныштылар.