Әзер сөт, ит һәм балык продукцияләренә – электрон сертификат

2019 елның 26 апреле, җомга

Узган елның 1 июленнән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына теркәлеп, ветеринария сертификатын электрон формада рәсмиләштерә башлады. Быелның шул ук датасыннан әлеге яңалык  әзер продукция белән эш итүчеләргә кагылачак.

Бу уңайдан Буа район дәүләт ветеринария берләш-мәсе предриятиеләр, белем бирү, сәламәтлек учреж-дениеләре җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә агымдагы елның 1 июленнән әзер сөт, ит һәм балык продукцияләренә, ә 1 ноябрьдән әче сөт ризыкларына электрон ветеринария озатуы документларын рәсмиләштерү мәҗбүри булачагын хәбәр итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 18 декабрендәге “Ветеринария озатуы документлары белән озатылырга тиешле контроль астындагы товарлар исемлеген раслау турында”гы 648 номерлы боерыгына кертелгән үзгәрешләр шуны таләп итә. Шулай ук документларны “Меркурий” системасында үз вакытында раслау да мәҗбүри – ул продукция кергәннән соң 1 эш көне дәвамында башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International