24-25 апрель көннәрендә «Казан-Экспо» мәйданчыгында «Россия — Ислам дөньясы: kazansummit 2019»XI халыкара икътисадый саммиты белән берлектә индустриаль паркларның II Халыкара форумы узды. Форумның күргәзмә экспозициясе эшендә Буа муниципаль районының "Буа" Сәнәгать паркы идарә компаниясе тәкъдим ителде. Буа районының Карлы авылында 26 га мәйданда урнашачак сәнәгать паркы төзелешенең беренче этабын 2019 елның июнь ахырына төгәлләү планлаштырыла.
Форум эшендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Семагин, "Буа "Сәнәгать паркы идарәче компаниясе" генераль директоры Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Форум азагында «Казан-Экспо» конференц-залында " Киров өлкәсенең Үсеш Корпорациясе "АҖ һәм Буа муниципаль районы Советы арасында килешүгә кул кую тантанасы узды.