«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе һәм «ЭКОяз-2019» икеайлык кысаларында “Кояшкай " балалар бакчасы волонтерлары педагоглар җитәкчелегендә һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәме белән урманга чыктылар. Бу акциянең максаты булып экологик тәрбия бирү һәм балаларда урманнарда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру, аларга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарда чисталык һәм тәртип саклауга җәлеп итү торды. Бу акция кысаларында урманны чүп-чардан чистарту буенча массакүләм чаралар үткәрелде. Бердәм эш нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары урман территориясенең бер өлеше чистартылды.
Гомумән, акциядә катнашучылар тырышлыгы белән Буа муниципаль районында аны тормышка ашыру буенча уңышлы эш башкарылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)