"Әкият" балалар бакчасында Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 26 апреле, җомга

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Балалар бакчасында Хезмәтне саклау-ул хезмәткәрләрнең һәм балаларның гомерен һәм сәламәтлеген белем бирү процессын оештыруда саклау системасы, аңа норматив-хокукый, социаль-икътисадый, оештыру-техник, санитар-гигиена, дәвалау-профилактика һәм башка чаралар керә. Бу датага "Әкият" балалар бакчасында башлангыч оешма рәисе Антонова Е. А., хезмәтне саклау өчен җаваплы Сафина Г. Р. һәм тәрбияче Сәгыйтова Г. А. балаларга мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын янгын сүндерүченең эше, янгынны булдырмау чаралары, кешеләрнең ашыгыч ситуациядә үз-үзләрен тотышы белән таныштыру буенча дәрес үткәрделәр. Чара ахырында "янгын чыгу" сәбәпле балаларны күнекмә ашыгыч эвакуацияләү үткәрелде.

КИСӘТЕЛГӘН-ДИМӘК КОРАЛЛАНГАН! Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әңгәмәдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International