Буада Тукайны искә алдылар

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула. Әлеге дата уңаеннан шәһәребезнең Үзәк паркында "Габдулла Тукай әкиятләрендә кунакта" дигән театральләштерелгән уен программасы булып узды.  Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Су анасы», «Шүрәле», «Күбәләк» әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Район мәдәният йорты, Буа туган якны өйрәнү музее коллективлары шагыйрьнең иҗатына багышланган викториналар, конкурслар оештырдылар. Шулай ук үзәк паркта яшь буалыларның кул эшләре һәм рәсемнәре, бөек шагыйрь әсәрләре күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International