Буа районында язгы игелек атнасы бара

2019 елның 26 апреле, җомга

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе-ул безнең өлкәннәр өчен игелекле һәм файдалы нәрсә эшләү, яхшылык төшенчәсенең әһәмиятен күтәрү өчен тагын бер яхшы мөмкинлек. Әлеге акция кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы К. С. Князева Буа шәһәре «Социаль белем бирү академиясе» филиалының «Милосердие» волонтерлар отряды белән берлектә йорт яны территорияләрен җыештыру, социаль хезмәт алучылар утыртуга әзерлек рәвешендә «язгы десант» дигән иреклеләр акциясе оештырдылар.

Акцияне үткәрү чорында ялгыз пенсионерларга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтелде. Өлкән яшьтәге кешеләр балалар белән һәр очрашуга бик шат, аннан соң алар үзләрен кирәкле, мөһим итеп тоя, аларны түземсезлек белән көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International