Бүген, 2019 елның 26 апрелендә, лицей-интернат базасында "Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасының интеллектуаль элитасын формалаштыруга" VI Республика фәнни - гамәли конференциясе узды. Анда Буа, Казан, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Апас, Югары Ослан, Спас, Балтач районнары 2-11 сыйныф укучылары, шулай ук Буа ветеринария техникумының 1 -2 курс студентлары катнашты.
Җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ начальнигы Илгиз Ханбиков чыгыш ясады. Бу чара гадәттәгечә лицей стеналарында тәҗрибә уртаклашу, Казан милли тикшеренү технология университеты, һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге, педагогик кадрларны тикшеренү, уйлап табу иҗади эшчәнлегенә җәлеп итү аша кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Әйтергә кирәк, конференциягә 70тән артык эш тәкъдим ителгән иде.