Волейбол буенча финал ярышлары ачылды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген "Яшьлек" спорт комплексында Татарстан Республикасының Буа, Мамадыш, Кукмара, Саба, Биектау, Әлмәт, Сарман, Алексеевск, Арча, Түбән Кама районнары командалары катнашында «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар авыл командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары ачылды.

Катнашучыларны Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вәкиле Алексей Овощников сәламләде.

Ярышларда катнашучылар алдында бию номеры белән «Гольфстрим» хореография коллективы чыгыш ясады.

Якшәмбе көнне, ярышлар тәмамланганнан соң, нәтиҗәләр ясалачак. Финал уеннарында катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International