"Светофорик» балалар бакчасында «Экояз2019 » проекты кысаларында, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р. Р. Камартдинов, төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле "Зөя Буйлары" дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы И. И. Гыйбадуллин, дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары А. Ильина, белгеч Н.П. Белов катнашында "Балалар куллары белән табигатьнең нәфис иҗатын үстерәбез" дигән акция узды.
Чара кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, балалар бакчасын тәмамлау уңаеннан, үз агачларын утырттылар. Киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы балалар бакчасында уздырылган күңелле балачак турында искә төшереп, барчабызны чәчәк атучы кыяфәтләре белән сөендерер һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тирәсендәге экологик халәтне шактый яхшыртыр дип ышанабыз.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар, педагоглар, экологлар белән бергә 56 Чыршы һәм 26 куак үсентесе утыртылды. Уртак көч белән акциядә катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклауга кулдан килгәнчә өлеш кертте.



