Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, чакырылган оешма җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырыш темасы Буа муниципаль районы территориясендә табигый янгыннарны бетерү иде.
Чара барышында язгы-җәйге чорда район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Буа район звеносы бүлекләренең табигать янгыннарын кисәтү һәм бетерү буенча көчләре һәм чаралары, авыл хуҗалыгы формированиеләренең җирләрендә коры үләнне законсыз яндыруга юл куймау чаралары, шулай ук авыл торак пунктларының янгынга каршы су белән тәэмин ителеше турында мәсьәләләр күтәрелде.
Утырыш ахырында Ранис Рафисович катнашучыларны халык тарафыннан янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча чаралар күрергә һәм мөмкин булган урман янгыннарын сүндерүгә көч һәм чараларның әзерлеген тәэмин итәргә чакырды.