2018 елдан физик затларның милек салымнары буенча ташламалар турында гариза тәртибе үзгәрде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2018 елдан бирле физик затларның милек салымнары буенча ташламалар турында гариза бирү тәртибе үзгәрде.

Россия Федераль салым хезмәтенең 14.11.2017 № ММВ-7-21/897@ Боерыгы  белән транспорт, җир салымнары һәм физик затлар милкенә салым буенча салым ташламалары бирү турында гаризаның яңа формасы расланды

Яңа үрнәктәге гариза тутырганда салым түләүченең сайлау мөмкинлеге бар: ташлама хокукын раслаучы документлар тапшырырга яки бары тик мондый документлар реквизитларын хәбәр итәргә. Соңгы очракта салым хезмәткәрләре салым түләүче тарафыннан күрсәтелгән документларны-нигезләрне биргән урынга үзләре мөрәҗәгать итәчәк, ә соңыннан мөрәҗәгать итүчегә ташламалар бирү турында мәгълүмат бирәчәк.

"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Интернет-сервисыннан файдаланучыларга (алга таба - Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган «Шәхси кабинет») мәгълүмат турыдан-туры аларның «Шәхси кабинеты»на җибәреләчәк.

Әгәр " Шәхси кабинет" юк икән, гражданнарга гаризаны карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү ысулын сайлап алу мөмкинлеге бирелә: салым органында, КФҮтә гариза бирелгән аша йә почта аша.

«ПЛАТОН» системасы буенча акча түләүче транспорт чаралары хуҗалары хәзер транспорт салымы буенча ташламалар бирү турындагы гаризага нигезнамәне тутырмаска мөмкин.

Физик затлар милкенә ташламалы салым салуның яңа тәртибе 2018 елдан бирле гамәлдә.

Исегезгә төшерәбез, милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гариза белән теләсә кайсы салым органына, шулай ук «салым түләүченең шәхси кабинеты»аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Конкрет муниципаль берәмлектә милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте www.nalog.ru сайтында «милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» сервисында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International