Шушы көннәрдә «Кояшкай» балалар бакчасында "Гаиләведение " проектын тормышка ашыру планы нигезендә Кече Олимпия уеннары узды. Чара "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында педагоглар, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашында узды. Командалар төрле спорт биремнәрен үтәп, бер-берсе белән ярыштылар. Һәр катнашучы финишка беренче булып килергә тырышты. Бу минутларда ата-аналар һәм балалар эмоциональ күтәрелеш кичерделәр, җанатарлар такмакларына кушылып, үз командаларын көч биреп, үз урыннарында көчкә басып тордылар.
Бәйрәм онытылмаслык хис - кичерешләр уятты, ә чараны волейбол уены белән тәмамладылар, анда педагоглар командасы ата-аналар командасына каршы чыгыш ясады. Командаларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Әлеге Кече Олимпия уеннары балалар һәм өлкәннәр күңелендә озак сакланыр.


