"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә балалар бакчасы мөдире А. А. Горелова җитәкчелегендә урманга чыгуны оештырдылар. Бу акциянең максаты-экологик тәрбия һәм урманнарда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру, аларга сакчыл мөнәсәбәт булдыру, җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарда чисталык һәм тәртип саклауга җәлеп итү иде.
Уртак көч белән урманны чүп-чардан чистарту буенча планлаштырылган массакүләм чаралар башкарылды. Безнең тәрбияләнүчеләребез, ата-аналар һәм балалар бакчалары педагогларының тату эше нәтиҗәсендә чүп-чарны аерым җыю оештырылды, төрле капчыкларга пыяла, кәгазь һәм пластик продукция җыелган иде. Тулаем алганда, акциядә катнашучылар тырышлыгы белән экоакцияне тормышка ашыру буенча уңышлы нәтиҗәле эш башкарылды.


