Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сугыш турында фильм карадылар.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

9 Май — Бөек Җиңү Көне-илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе, иң фаҗигале һәм кайгылы, иң дулкынландыргыч, матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе! Җиңү Көне-илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларның горурлык символы, рус халкының тәвәккәллеге, ихтыяр символы, Россиянең абруе символы!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр ял үзәгендә булдылар, анда «Солдат» дигән нәфис фильм карадылар. Балалар өчен экскурсия балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебез тарихы турында белемнәрен баету, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан оештырылды. Фильмны сайлау очраклы түгел, иң кечкенә солдатның – Бөек Ватан сугышы герое, алты яшьлек Сережа Алешковның реаль тарихы картинаның нигезендә. Ул сугыш турында булуына карамастан, фильмнан игелеклелек балкый.

Тагын бу фильм ватанпәрвәрлек турында, күрсәтмә, ясалма,  яңгыравыклы түгел. Ә бүген безгә бик кирәкле булган чын патриотизм турында.

Балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, аны буыннан-буынга тапшырып, безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргән якташларыбыз белән горурлану һәм ихтирам итү бик мөһим. Балалар Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белсеннәр һәм онытмасыннар иде, анда кемнең җиңүен һәм нинди кыйммәт бәя белән бирелүен белсеннәр иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International