Ел да апрель ае җитте исә бар җиһан Тукай рухына, Тукай аһәңнәренә күмелә. Быел да бу шулай. Бу фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калган Тукаебыз быел үзенең 133 нче язын йөз меңнәрчә милләттәшләре, фикердәшләре янәшәсендә каршылый. Бу көннәрдә кайсы гына төбәккә, мәктәпкә, балалар бакчасына, мәдәният йортына барып чыкма, сөекле Тукаебызның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган һәртөрле кичә, тантаналы чараның шаһиты буласың. ”Теремкәй” балалар бакчасында да атна буе Тукай рухы хөкем сөрде. Сөекле шагыйребезгә багышланган атналыкта татар теле тәрбиячесе Лилия Җәмәлдинова балаларны шагыйрьнең үзенчәлекле тормыш юлы белән таныштыра килде. Балалар тарафыннан яратылып укыла торган Г.Тукайның әкиятләре буенча оештырылган рәсем, кул эшләре күргәзмәләре, кичке укулар, эшчәнлекләр балаларны сихри дөньяга алып керде. Тәрбиячеләр тарафыннан сәхнәләштерелгән “Су анасы” әкияте бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмнең “Теремкәй” балалар бакчасына караган Әхмәт, Кайбыч, Яңа Чәчкаб балалар бакчасы балалары белән бергәлектә узуы да аеруча әһәмиятле.
Шулай ук, район күләмендә үзәк китапханә тарафыннан уздырылган шигырьләр, кул эшләре бәйгесендә әлеге балалар бакчасының балалары призлы урыннарга лаек булуы бигрәк тә куандыра. Бу олы бәйрәмгә багышланган җиңүләрнең иң зурысы - республикакүләм бәйгедән 1, 2 призлы урыннар яулаулары, бакча житәкчесе Равия Гыйлаж кызы исеменә Тимирясов исемендәге югары уку йорты житәкчесенең Рәхмәт хаты.
“Яшәсен туган телебез, яшәсен Тукай теле” дигән теләктә калалар “Теремкәй” балар бакчасында.