Кадерле ветераныбыз! Яшь волонтерлар ветеранның хәлен белделәр.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Кичә, 29 апрельдә, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа төбәк бүлеге башкарма секретаре Наталья Храмова «Кояшкай» балалар бакчасының волонтерлар белән берлектә «Өлкән буын» федераль партия проектын һәм "Безнең кадерле ветеран" җирле партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының Яңавыл авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамов Әнвәр Борһан улы янында кунакта булдылар.

Әнвәр Борһановичка 95 яшь тулды. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, фотосурәтләрне карадылар. Балалар ветеранга үзенең җылының бер өлешен калдырдылар-виноград үсенте һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Бу балаларның ветераннарга соңгы йөреше түгел. Балалар кабат килергә вәгъдә бирделәр...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International