Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында «Ветераннар икеайлыгы»социаль акциясе турында видеоролик урнаштырды. Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, "Ветераннар икеайлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына хокукын дәүләт теркәве өч көн эчендә бара!
Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла: "Ленинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләнүчеләргә һәм тылда эшләгән "блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә ("Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы нигезендә), шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннарына һәм концлагерь тоткыннарына кагыла.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.
Татарстан Росреестры каналына язылырга һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!