Буа районы солдаты Шәриф Хәсәновның хатыннан: «Нурбанат, аякларым имгәнгән, әмма гармунда уйнау өчен кулларым бар»

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Адав-Толымбай авылында гомер итүче Фирүзә әби Әхмәтшинага 80 яшь тула. Ул еш кына тальянканы кулына ала. Соңгы көннәрдә ешрак моңсу көйләр уйный – сугыш кырында ятып калган әтисен Шәрифне искә ала. Гармун да-аның истәлеге.

- Әти яхшы гармунчы иде. Аның истәлегенә 10 килограмм бодай оны өчен тальян сатып алдык, быел аңа 74 яшь булачак. Җиңү белән бер яшь, - диде әби җилкәсенә каеш куеп. Күрәбез: гармунда инде мехы да тузган, тавышы да шыгырдавык, әбинең бармаклары да «йөгерми» - шулай да көе җанга керә. Хуҗабикә гармун астында халык җырларын суза. Кунакка килгән кече апасы Гөлфия Бакирова да җырлый.

- Мин үзем дә апам кебек уйный идем, тик хәзер инде оныттым. Әтине сагышланып искә алабыз, - ди тегесе.

Тальянканы читкә куеп, Фирүзә апа саргайган хатларны шкафтан алып килә. Бу гарәп хәрефләре белән язылган өчпочмаклар.

- Әти турында хәтер. Аның окоптан язган хатлары-өстәлгә иске кәгазь битләрен кадерләп сала һәм укый башлый. Хатларның берсендә: «Нурбанат, белмим, фронттан кайтырмын мы, дип язылган. Авырма, балаларны сакла». Икенчесендә ул: «Нурбанат, аякларым нык имгәнгән, әмма куллар гармунда уйнау өчен таза», - дип яза.

Аннан солдат кызы трагик хатына туктала. 8нче гвардия аерым укчылар бригадасы батареясы командиры Шәриф Хәсәновның 1942 елның 28 сентябрендә 1289 эвакуация госпиталендә  үлеме турында хәбәр итә. Җирләү урыны итеп Баку шәһәре күрсәтелгән.

- Бу хатны балалар белән укыганда, әтиебез каберенә барып, догалар укыйсы килә. Тик бу кабер кайда гына? Төгәл урыннарны белмәсәң кая барырга? Бу туганнар каберлеге дип уйлыйбыз, - ди Фируза һәм Гөлфия  апалар.

Сүз уңаеннан, Фирүзә әби балалары да гармунда уйныйлар, аларның бабасы Шәриф кебек үк яхшы. Баян һәм хромка әниләре йортына,алар кунакка килеп уйнар өчен, кадерле урын алып тора.

Кече лейтенант Шәриф Хәсәнов нәселен дәвам итүчеләр шатлыкта да, кайгыларында да бу музыкаль инструмент уйнауында сөенеч табалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International