2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге»III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак.
Фестиваль тәнкыйтьчеләре коллегиясе театр сәнгате өлкәсендә танылган белгечләр, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе экспертлары: Александр Вислов (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Владислава Куприна (Мәскәү), Олег Лоевский (Екатеринбург), Айсылу Сәгыйтова (Уфа) тарафыннан тәкъдим ителгән.
Барыгызны да сәнгать һәм иҗат дөньясына чумарга чакырабыз. Фестивальдә катнашучылар һәм афишада катнашучылар белән Буа драма театры сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин. Билетларга заказ (84374)3-73-44 телефоны буенча.
.jpg)