7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 279-27-27 кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия белән тәэмин итүгә, ЕДВ һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, төшке ашка 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр бара.
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com