8 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ТР Буа районы буенча 3-56-84 кайнар линия телефоны яки кыска 074 телефоны эшләячәк. Пенсия фонды идарәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия белән тәэмин итүгә, ЕДВ һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контакт-үзәге телефоны (районара) дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес ясала.