Буада Яшь армиячеләр хәрәкәте слеты узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

"Юнармия" хәрби-һава отрядының җирле бүлекчәсе "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ, "ТР Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе һәм ТР Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты белән берлектә бүген, 7 майда Юнармия хәрәкәте слеты үтте.

Слетта мәртәбәле кунаклар: Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Төхфәтуллин Р. Х., Бөек Ватан сугышы ветераннары рәисе Хөснетдинова З. И., Македонская Н, ЦВР директоры Сафин Э. Н., Буа ягы музей директоры Әхмәтҗанова Л. М. катнашты.  Слетта катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Музей хезмәткәрләре һәлак булган сугышчыларның туганнарына хәбәрнамә тапшырдылар.

Слетның икенче өлешендә иң яхшы отрядлар, яшь армиячеләр, гражданлык-патриотик юнәлештәге чараларда иң актив катнашучылар мәгариф идарәсе грамоталары, ә белем бирү учреждениеләре кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International