Хөрмәтле буалылар һәм Буа районы кунаклары! Сезне Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә чакырабыз. Бәйрәм чаралары үзәк паркта, Буа шәһәренең үзәк мәйданында һәм урамнарында узачак. Үткәрү вакыты: 2019 елның 9 мае 8.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.
Программада:
"Тынычлык эстафетасы" яшьләр җиңел атлетика эстафетасы - 8.30-9.40 сәгать
Ветераннарның үзәк мәйдан буенча йөреше-10.00-10.05
Техника парады-10.05-10.15
Җиңү Парады-10.15-10.25
"Үлемсез полк" бөтенроссия иҗтимагый-патриотик акциясе-10.25-10.40 сәгать
"Җиңүгә ничек чыгулары турында сөйлә әле...» театральләштерелгән тамаша-10.40-10.55 сәгать
Җиңү көненә багышланган Митинг-10.55-11.20 сәгать
Һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салу – 11.20-11.40 сәгать
Үзәк паркта «Солдат боткасы» бөтенроссия иҗтимагый - патриотик акциясе узачак - 11.40-12.30 сәгать
Үзәк паркта концерт программасы «Җиңү дип яңгырый чәчәкле май ае» - 11.40-13.00 сәгать
Җиңү көненә багышланган кичке концерт – 19.00-21.00
Бәйрәм салюты-21.00 сәгать
Үзәк мәйданда сәүдә рәтләренең эше-9.00-21.00 сәгатьтә
Хуш киләсез!