Балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. "Алтынчәч" балалар бакчасында Бөек Җиңүне көненә багышланган чаралар елдан-ел үткәрелә һәм бу ел да искәрмә түгел. 9 Май алдыннан балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде.
Чара ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Үлемсез полк»акциясендә катнаштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International