9 май-календарьда чираттагы көн генә түгел. Бу символ. Ата-бабаларыбызның ныклыгы өчен шатлык һәм горурлык символы. Безнең халык өчен бу иң изге бәйрәм.
Шушы бәйрәм алдыннан Буаның « Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Җиңү көненә багышланган " Преодоление" клубы әгъзалары белән патриотик чара уздыргдылар.
Психологлар Шакирова С. В. һәм Кәримова А. К. балалар белән бергә Ватаныбызны саклаганда үз тормышларын корбан иткән, Буа шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшерделәр, алар өчен төсле кәгазьдән аппликацияләр әзерләделәр. Мондый чаралар яшь буында гражданлык бурычының әһәмиятен аңлы рәвештә аңларга, үз халкының тарихи хәтеренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.